Кама Аланы башлыгы Сәлахетдиновны коррупция өчен ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алдылар
Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновны ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алдылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый карар кабул итү өчен нигез булып Сәлахетдиновның ришвәт алуы, керемнәре турында дөрес булмаган белешмәләр бирүе, шулай ук законсыз нигездә җир кишәрлеге сатып алуы турында фактлар ачыклану тора.
Тикшерү фикеренчә, гыйнварда «Водоканал» директоры район идарәче компаниясе директорыннан ришвәт буларак 108 мең сумлык 16 Pro модельле iPhone смартфонын һәм 10 мең сумлык аксессуарлар алган.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәләре хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, ришвәтнең гомуми суммасы 118 мең сум тәшкил иткән. Гаджетны һәм аксессуарларны ул Кама Аланы бистәсе башлыгына тапшырган. Моның өчен ул Сәлахетдиновтан идарәче компаниягә һәм аның директорына ярдәм күрсәтүен сораган, диелә хәбәрдә.
