Казанда Мансур Хәсәновның 95 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференция узачак
25 июньдә Казанда күренекле галим, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновның 95 еллыгы уңаеннан «Мансур Хәсән улы Хәсәнов: дәүләт эшлеклесе, галим һәм фәнне оештыручы» халыкара фәнни конференциясе башлана. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештыра.
Мансур Хәсәнов (1930-2010) — татар фәне тарихында күренекле шәхес, бөтен гомерен туган төбәгенең фәнни һәм мәдәни потенциалын үстерүгә багышлаган белгеч. Ул галим һәм фәнне оештыручы гына түгел, ә Татарстанның заманча фәнни инфраструктурасын булдыруда төп роль уйнаган (шул исәптән 1994 елда оештырылган Татар энциклопедиясе институтының оештыручысы һәм беренче директоры буларак) дәүләт эшлеклесе дә иде.
Конференциянең максаты – төбәкнең совет чорындагы һәм совет чорыннан соңгы вакыттагы фәнни-оештыру модельләрен торгызу һәм үстерүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу, заманча дәүләт сәясәте контекстында төбәкнең фәнни бурычларын билгеләү механизмнарын һәм практикаларын карау, үзгәрүче сәяси һәм социаль-икътисади шартларда фәнни институтларны тотрыклы рәвештә торгызу өчен традицион алымнарны яңадан карау һәм яңа алымнар булдыру мәсьәләләрен, төбәкара һәм халыкара фәнни хезмәттәшлек проблемаларын өйрәнү.
Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан 100гә якын спикер конференциядә катнашуын раслады. Тантаналы чаралар 25 июньдә 8:00 сәгатьтә Казанның Арча зиратында М.Х. Хәсәнов каберенә чәчәкләр салу тантанасыннан башлана. 9:30 сәгатьтә юбилей күргәзмәсе эшли башлый, анда галимнең тормыш юлын яктыртучы сирәк документлар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителәчәк. Югары дәрәҗәле кунаклар катнашында пленар утырыш 10:00 сәгатьтә узачак.
Конференция 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм Татарстанның фәнни һәм иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга булачак. Чара Мансур Хәсәновның илебез фәнен үстерүгә керткән өлешен ассызыклый.