Татарстан делегациясе Енисей яр буенда узган масштаблы Сабан туенда катнашты
Красноярскиның Татышев утравында зур колач белән татар халык бәйрәме Сабан туе узды. Красноярск крае бүгенге көндә Себер федераль округында ел саен үткәрелә торган Сабан туе бәйрәмнәре саны буенча лидер булып тора. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
Бәйрәмдә ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты. Делегация составында Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева һәм халыкара конкурслар лауреаты Илнур Янникиев булды.
Сабан туе катнашучыларын һәм кунакларын котлап, Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен укыды:
«Сабан туе татар мәдәниятенең күптөрлелеген, байлыгын һәм үзенчәлеген чагылдыра, дөньяның төрле континентларында яшәүче ватандашларыбызны берләштерә. Күмәк бәйрәмнәрдә без ата-бабаларыбыздан килгән борынгы гореф-гадәтләр һәм традицияләрнең дәвамчанлыгын саклыйбыз, аларга хөрмәт белән карыйбыз һәм яшь буында аларга карата мәхәббәт тәрбиялибез».
Бәйрәмдә традицион уеннар һәм ярышлар узды. Игътибар үзәгендә милли көрәш булды. Бу – Сабантуйның кульминацион ноктасы. Әлеге мавыктыргыч ярыш беркемне дә битараф калдырмады. Оештыручылар шулай ук көянтә асып йөгерү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек кызыклы бәйгеләр дә әзерләгән иде.
