Хәтер һәм кайгы көнендә Арчада велойөреш узды
Арча шәһәренең Җиңү паркында иртәнге сәгать 4тә велосипедчылар җыйналды. Араларында район прокуроры Ринат Кәримов, Шушмабаш урта мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова кебек гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Ильяс Фәттахов яза.
Велосипедчылар Арча шәһәренең Бөек Ватан сугышы белән бәйле урыннарында тукталыш ясады. «Казан арты» музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин тарихи истәлекләр турында сөйләп барды.
