ru24.pro
World News
Июнь
2025

«Ватан чакыра» проекты кысаларында Җиңү байрагы Актанышка кайтты

0

Бүген Җиңү байрагы Актанышка кайтты. 7 июньдә «Ватан чакыра» проекты кысаларында «Урамнарда Җиңү җыры» акциясе старт алган иде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Кәзкәй авыл җирлегенә тапшырылган Җиңү байрагы районның 86 авылы һәм 26 җирлеге буйлап узды. 22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, әләм Актанышка кайтты: Советлар Союзы Герое Б. Дәүләтов исемендәге стадионда спортчыларга тапшырылды.

Администрациядә мәгариф хезмәткәрләренә бирелде. Технология техникумында махсус хәрби операция геройларын хөрмәтләделәр. Бөек Ватан сугышы ветераны Садри бабай яшәгән йорт ишегалдында Әфган сугышы ветераннарына тапшырылды.

Әфганчы ветераннар Җиңү паркында байракны район башлыгы Ленар Зариповка тапшырды. Патриотик чарада катнашучылар 12:15 сәгатьтә Бөтенроссия тынлык минутына кушылды. Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.