Хәтер һәм кайгы көнендә Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Тантанада төрле яшьтәге берничә йөз кеше җыелды: «Юнармия» һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистларыннан алып Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадәр.
Чара башланыр алдыннан хәрби оркестр җыелганнар өчен Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды. Шуннан соң барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Тантанага килүчеләр арасында Татарстанда яшәүчеләр генә түгел иде. Бу көнне Казанга махсус акциягә кушылу өчен «Бердәмлек көче» автойөрешендә катнашучылар килгән.
Моңарчы төнлә Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» акциясе узды. Соңрак «Хәтер шәме» йөрешендә катнашучылар Горький паркындагы Мәңгелек уттан алып Җиңү паркындагы Мәңгелек утка кадәр юл үтте.
Бөек Ватан сугышы 84 ел элек башланган. «Дәһшәтле еллар, безнең киләчәк өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә!» - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгатендә.