«Өмет» газетасы: Сабан туен, һич тә икеләнмичә, милләтара бәйрәм дип атарга мөмкин
Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Җырлы-биюле ямьле Сабантуй» дигән язмасы чыкты.
«Тимерьюл районының «Винновская роща» ял паркында хәзер инде традициягә кергән Сабан туе бәйрәме гөрләп үтте. Район администрациясе һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында милләттәшләребез белән бергә башка халыклар вәкилләре дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Ульяновск татарлары Киндяковка Сабан туен ел саен зарыгып көтеп ала. Өлкә үзәгенең башка районнарында милли бәйрәмебез үткәрелмәгәнгә, «Винновская роща»га милләттәшләребез шәһәрнең төрле почмакларыннан җыела. Биредә бәйрәм бик тә үзенчәлекле һәм күңелле үтә шул.
Җыр-биюле Сабан туй бәйрәме капка төбендә шәрәфле кунакларны халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алудан башланып китте. Аннары аларны Росгвардиянең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә көтә иде. Кунаклар арасында солдат кухнясында пешкән һәм итле тушенка кушылган тәмле карабодай боткасын ашап карарга теләүчеләр шактый булып чыкты. Киң күңелле, елмаеп кына сөйләшүче хәрби егетләр һәркемгә кунакчыллык күрсәтергә тырышты.
Мәйдан тутырып килгән халыкны татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов сәламләде. Ул быел инде уналтынчы тапкыр узучы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән шәһәр һәм район җитәкчеләренә, юмарт малтабарларга, үзешчән сәнгать коллективларына һәм, әлбәттә инде, бөтен эш-мәшәкатьләрен читкә куеп тантанага килгән тамашачыга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аннары хезмәт һәм җыр тантанасына җыелган милләттәшләребезне Ульяновск шәһәре башлыгының беренче урынбасары Алексей Онищенко тәбрикләде.
«Сабан туен, һич тә икеләнмичә, милләтара бәйрәм дип атарга мөмкин. Аны башка милләт кешеләре дә яратып, үз итеп өлгерделәр. Бүгенге бәйрәмдә бик күп ульяновскилылар гаиләләре белән катнаша, татар халкының бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша»,- диде шәһәр хакимияте вәкиле һәм ел саен спонсорлар табып, милли бәйрәмне зурдан кубып оештыруы өчен район татар автономиясе рәисе Рамил Абитовка рәхмәт белдерде.
Тимерьюл районының Инзенская урамында эшләп килүче «Солтан» мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Череков Коръәни-Кәримнән сүрә укыды һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, сугыш афәтләренең тизрәк туктавын теләп дога кылдырды.
«Күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, диндә өч төрле әйбер юк, әмма алар аны саклый, алар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр, дип әйткән. Сабан туе бәйрәме – милләтебезне, туган телебезне саклаучы гореф-гадәт ул»,- диде мөхтәрәм дин әһеле.
Милләттәшләребезне шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Куринный, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Сергей Панчин һәм Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Владимир Фадеев сәламләде.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских тарафыннан игълан ителгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйриячелек акциясе кысаларында быел беренче класска баручы биш балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Ә тагын ике укучы мәктәп формасы юнәтү өчен сертификатларга ия булды. Әлеге сабыйлар арасында әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең балалары да бар иде.
Киндяковка Сабан туенда унсигез яше тулган татар егетләрен Россия армиясе сафларына озату традициясе саклана. Быел да тиздән Туган ил, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китүче ике егеткә район хәрби комиссариаты вәкиле изге теләкләрен җиткерде. Ульяновск өлкәсе данын намус белән яклагыз һәм исән-сау әйләнеп кайтыгыз, диде военкомат хезмәткәре.
Үзәк сәхнәдә тәбрикләү сүзләре «Булгар» балалар халык ансамбле чыгышы белән бергә үрелеп барды. Җырчы малайлар һәм кызларга үзешчән артистлар Радик Сәгъдиев, Альберт Нәсибуллин, Римма Мөхәммәтҗанова, Рамил Вафин һәм башкалар кушылды. Бәйрәмне Сембер татар сәхнәсе йолдызы Алсу Туктарова алып барды.
Засвияжье районының «Төзүчеләр» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Туган як» ансамбле җырчылары «Уйнагыз, гармуннар» мәйданчыгын бик күңелле итеп оештырдылар. Шулай ук милли уеннар – көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп узышу, капчык киеп йөгерү бәйгеләре дә халыкны җилкендереп җибәрде.
Татарча көрәш бәйгесендә ике дистәгә якын яшь пәһлеван бил алышты. Келәмгә чыгучылар арасында үзебезнең татар егетләре – Камил Кәримов, Марсель Мөхәммәтҗанов һәм Марат Хафизов та бар иде. Аларның осталыгын көрәш буенча спорт мастеры Илнар Ракипов, грек-рим көрәше буенча спорт мастерлары Альберт Мифтахов һәм Руслан Сәйфуллин бәяләде. Мәйдан батыры исеменә Кирилл Биц лаек табылды. Татарча көрәш бәйгесендә җиңү бәхетенә ирешүчеләргә Рәмис Садеев, Мөнир Абитов, Рамил Зартдинов һәм Минсәет Таҗетдинов истәлегенә булдырылган призлар да тапшырылды».