Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген Татарстан башкаласында иң яраткан милли бәйрәмнәрнең берсе - Сабан туе уза. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Телеграм-каналында бәйрәм мөрәҗәгатен урнаштырып, Татарстан халкын әлеге вакыйга белән тәбрик итте.
«Сабан туе - туганнарның, авылдашларның һәм дусларның зарыгып көткән очрашу урыны. Бәйрәмгә рәхим итегез!» - дип искәртте республика лидеры.
Рөстәм Миңнеханов теләгән һәркемне бәйрәмгә кушылырга, бердәмлек һәм шатлык атмосферасыннан ләззәт алырга чакырды. Ул Сабан туе һәркемгә күңелле хис-кичерешләр бүләк итәр, нәтиҗәле хезмәткә рухландырыр һәм кешеләрне берләштерер дигән ышаныч белдерде.
