ru24.pro
World News
Июнь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Әтнә театры Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре буенча премьера чыгарды

0

Әтнә татар дәүләт театры сезонын премьера белән япты. Театр Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре буенча спектакль чыгарды.

Театр бу проектны яшь командага ышанып тапшырган. Режиссер – театр артисты, ГИТИС студенты Дамир Сидеев. Рәссам – Анна Романова. Хореограф – Венера Галимова. Композитор – Булат Абдуллин. Ут куючы рәссам – Екатерина Гиждиян.

Спектакль гаилә бәхете нидә – муллыкта, мәхәббәттәме яисә бала сөюдәме, бала булмаса мәхәббәт яши аламы кебек сорауларга җавап эзли.

Режиссер спектакльне әсәр эзеннән алып барган, этнографик күренешләрне мул кулланган.

Театр спектакльне «Пушкин картасы» белән өлкән класслардагы мәктәп укучыларына тәкъдим итәргә җыена, чөнки Гаяз Исхакый әсәрләре мәктәп программасында бар.