Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында беренче урын яулады
«Медиалогия» компаниясе 2025 елның маенда Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингын тәкъдим итте. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округының барлык закон чыгару органнары башлыклары арасында лидер булды.
Фәрит Мөхәммәтшинның медиарейтингта югары урын яулавы аның Татарстанның закон чыгару эшчәнлеген яктыртудагы актив позициясен ассызыклый.
