ru24.pro
World News
Июнь
2025

Синоптик Тишковец: Россиянең Европа өлешендә июнь азагына кадәр яңгырлар явачак

0

Россиянең бөтен Европа территориясендә июнь азагына кадәр яңгырлар явачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Россиянең Европа территориясендә җәй июнь азагына кадәр җылыга «саран» һәм явым-төшемгә «бай» булачак. Яңгыр көн саен диярлек явачак. Температура исә +20 градустан бераз гына югарырак булачак, анысы да көн саен түгел. Мондый температура күрсәткечләре июнь аеның климат нормаларына туры килми», - дип сөйләде синоптик.

Июнь азагына кадәр яңгыр гына түгел, яшен дә булачак, дип өстәде ул. Аның фаразына караганда, июньдә «температура дәрәҗәсе җитеп бетмәячәк, ә явым-төшемнәр артыгы белән булачак».