ru24.pro
World News
Июнь
2025

Оренбург өлкәсе Сабан туенда абсолют батыр исемен Айрат Сәмигуллин яулады

0

Быелгы Оренбург өлкәсе Сабан туенда абсолют батыр исемен Айрат Сәмигуллин яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айрат Сәмигуллинга төп бүләк — яңа Lada Granta автомобиле ачкычлары тапшырылды. Бу кыйммәтле бүләк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бирелде.

Ачкычларны тантаналы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды, диелә хәбәрдә.