ru24.pro
World News
Июнь
2025

Сабантуйда Актанышның хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде

0

Сабантуй бәйрәмен актанышлылар көтеп ала. Еллар дәвамында районның социаль-икътисади тормышына зур өлеш керткән уңганнарны хөрмәтләү, аларга дәүләт бүләкләре тапшыру, кыр батырларына, игенчеләргә, терлекчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт белдерү бәйрәме ул. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Бүгенге Сабантуйда да армый-малмый хезмәт куйганнар сәхнә түренә чакырылды, бар райондашлар, кунаклар алдында данладылар аларны.

Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Рәисе исеменнән актанышлыларны Сабантуй белән котларга килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тапшырды.

Фото: http://aktanysh-rt.ru/