ru24.pro
World News
Июнь
2025

Актанышта Технология техникумында Корбан гаете уңаеннан аш мәҗлесе булды

0

Бүген Актаныш районында бик күп мөселман кардәшләр корбан чалдырды. Технология техникумында район җитәкчеләре чалдырган корбан итеннән мул табын әзерләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев мәҗлестә катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән сәламләп, бәйрәм белән котлады.

Сыер малын корбан чалдырган җитәкчеләргә - Ленар Зарипов, Дилфат Нәгыймов, Дәниф Харисов, Шәйхенур Шәехов, Рубин Хәмидуллин, Илдар Мортазин, Айгиз Фәрдиевка барлык кунаклар исеменнән рәхмәт белдерде.

«Гамбәрия» мәчете имамы Иркен хәзрәт дин кардәшләребезгә корбан чалдыруның мөһимлеген аңлатты, тәрбияви темага вәгазьләр сөйләде.

Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/kyybla/korban-gaete-unaennan-texnologiia-texnikumynda-as-malese-uzdy