Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рамил Ибәтуллинны бүләкләде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое, Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумхәрби армиясе командующие, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рамил Ибәтуллин 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. 2025 елның февралендә аңа Россия Герое исеме бирелде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Рамил Ибәтуллинга Татарстан Республикасының Югары Дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
