ru24.pro
World News
Июнь
2025

Татар язучылары Мәскәүдә Россия халыкларының милли әдәбияты фестивалендә катнаша

0

Мәскәүдә 4-8 июньдә «Кызыл мәйдан» китап фестивале һәм Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале үтә. Фестивальдә Татарстаннан шагыйрь, язучы Илсөяр Иксанова, шагыйрь, язучы, М. Горький исемендәге Әдәбият институты укытучысы Алёна Кәримова катнаша. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июньдә Мәскәүнең ОГИ нәшриятында дөнья күргән «Төрки-монгол әдәбиятлары антологиясе»н тәкъдим итү булды. Анда Алена Кәримова һәм Илсөяр Иксанова чыгыш ясады.

Бүген, 6 июньдә, Пушкин мәйданында бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәмендә Илсөяр Иксанова шагыйрьнең тәрҗемәсен татар телендә укыячак.