ru24.pro
World News
Июнь
2025

Балтачта Корбан гаетенә бару тәртибе билгеле

0

Балтач бистәсендә Корбан гаетенә бару өчен кузгалу иртәнге сәгать 2 тулып 30 минутта билгеләнгән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

— «Раиф» мәчетенә баручылар Каенлык урамының ике башыннан кузгалалар.

— Үзәк мәчеткә баручылар «Автовокзал» мәйданыннан һәм «Алтын ай» кибете каршыннан бара башлыйлар.

— «Ислам нуры» мәчетенә баручылар гимназия микрорайонында, олы юлда урнашкан «Бәхет» кибете каршыннан кузгалалар.

— «Балтач нуры» мәчетенә баручылар А.Алиш һәм Мир урамнары чатыннан, Сорнай урамыннан бара башлыйлар.

Бистәдә гает намазлары 3.25 сәгатьтә укыла.

Авылларда Корбан гаетенә бару тәртибе буенча урындагы имамнардан белешеп кую сорала.