ru24.pro
World News
Июнь
2025

Татарстан сайлау системасы яшьләр активы сайлаулар тематикасына дебатларда көч сынашты

0

Татарстан сайлау системасының яшьләр активы сайлаулар тематикасына уздырылган дебатларда катнашты.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Атмосфера» яшьләр кадрлар проектын тәкъдим иткән катнашучыларның чыгышларын ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы әгъзасы Марат Бариев, парламентарий Руслан Шиһабеддинов һәм РФ сенаторы Александр Терентьев бәяләде.

Дебатлар түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде: «Замана яшьләре һәм Татарстанда сайлаулар», «Сайлау процессында цифрлы технологияләр», «Яшьләргә һәм беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә хокукый белемнәр бирү».

Жюри әгъзалары ярымфиналга узучылар өчлеген билгеләде. Бу Камил Рәхмәтуллин, Аиша Вәлиева һәм Кирилл Наумов булды.

Сайлаулар тематикасына багышланган дебатлар «Атмосфера» яшьләр кадрлар проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла һәм Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты акчаларына үткәрелә.