Ульяновскидан татар кызы пауэрлифтинг буенча Азия чемпионы булды
Ульяновск спортчысы Камилә Шәрәфетдинова 6 майдан 11 майга кадәр Һиндстанның Дэхрадун шәһәрендә узган пауэрлифтинг буенча Азия беренчелегендә (классик өч төр ярышта) алтын медаль яулады. Олимпия резервындагы 6нчы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз 43 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Аның казанышлары арасында 70 кг-лы штангалы чүгәләп күтәрү, яткан килеш 55 кг күтәрү, 100 кг кадәрге штанга күтәрү бар. Өч ярышта барлыгы 225 кг, нәкъ менә шул Камиләгә континенталь лигада җиңү китерде.
Хәзер Камилә декабрьдәге Бөтенроссия стартына әзерләнә, анда Россиянең өлкәннәр чемпионатына юлламалар уйнатылачак. Камилә Ульяновск дәүләт педагогика университетында өченче курста укый, анда ул физик культураны һәм тормыш иминлеген укыту нигезләрен өйрәнә.
Аның җиңүләре арасынңда Россия-2024 беренчелегендә 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында 43 кг га кадәрге авырлык категориясендә штанганы салмак күтәрүдә, 2024 елда «Милләтләр Берлеге» ачык халыкара турнирында һәм 2025 елда Россия беренчелегендә 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында 47 кг га кадәр авырлык категориясендә классик өч төр ярышта алган алтын медальләре бар.
