ru24.pro
World News
Июнь
2025

Теләче авылында Сабан туена бирнә җыючыларга туңдырма өләштеләр

0

Теләче районында авыл урамнары буйлап, Сабан туе бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Теләче авылы гөрләп торды – оешма-предприятиедә эшләүчеләр, гөр килеп, бүләкләр җыйды. Шул исәптән, «Киләчәк» яшьләр үзәге, «Теләче» спорт мәктәбе һәм Теләченең 1нче балалар бакчасында эшләүчеләр дә. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза..

Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, Сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшырды. Шунысы кызык, әгәр үзләре өйдә булмасалар, капка-коймаларына элеп калдыручылар булды.

Урамнарда караңгы төшкәнчегә кадәр гармун тавышы тынмады.

Гөлназ һәм Раил Мараковлар гаиләсе бирнә җыючыларны бүләк белән генә түгел, чәй өстәле белән каршы алып, тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйлап озатты. Алар бирнә җыючыларга туңдырма да өләште.

Фото: © https://tulachi.ru