Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсендә поезд һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсендә поезд һәлакәтендә якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Татарстанлылар һәлак булганнарның якыннарының югалту хәсрәтен чын күңелдән уртаклаша. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Балалары хастаханәгә эләккән ата-аналарга аерым теләктәшлек сүзләре белдерәбез», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомазга мөрәҗәгать итеп, ул республиканың һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
«Бу авыр кайгыны Сезнең белән бергә уртаклашабыз, Александр Васильевич. Татарстан тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», - дип өстәде ул.
Брянск өлкәсендә поезд һәлакәтенә бәйле рәвештә өч көнлек матәм игълан ителде.
