Алексей Песошин: Балаларны яклау көне — җаваплылык турында искә төшерү
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин «Созвездие – Йолдызлык» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашучыларны Балаларны яклау көне белән котлады.
«Бу бәйрәм – җәмгыятьнең үсеп килүче буын өчен җаваплы булуы турында искә төшерү. Балалар – безнең төп байлыгыбыз һәм илебезнең һәм республикабызның киләчәге. Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм», - диде ул.
ТР премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда «Созвездие – Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды.
