ru24.pro
World News
Май
2025

Төмән мөселман оешмасына нигез салучы Хәбибулла Якинга истәлек билгесе куелган

0

Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә Хәбибулла Якин урамы исемендәге тукталышта хөрмәт билгесе барлыкка килгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

  • Хәбибулла Якин – абруйлы мөгәллим, Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденнарының тулы кавалеры, «2 нче шәһәр мәчете» Төмән мөселман оешмасына нигез салучы, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең Мактаулы гражданины, «Шел солдат к Победе» китабы авторы.

Хәбибулла Якинны хөрмәтләп аның исемен йөрткән урам тукталышына аның фотосын, казанышлары турында мәгълүмат урнаштырганнар. Тукталыш һәркемгә даһи шәхесебезне исенә төшереп тору өчен бер чара булып торыр, диелә хәбәрдә.