ru24.pro
World News
Май
2025

Филармония вәкилләре Хәния Фәрхи каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды

0

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды.

«Хәния Фәрхи – безнең чорның бик популяр артисткасы. Исән булса, аңа бүген 65 яшь тулган булыр иде. Әмма дә ләкин ул безнең арадан вакытсыз китеп барды. Искитмәле кеше иде. Кеше турында сөйләп йөрмәде. Кеше буларак та, кешелекле иде. Бу дөньяда гамәлләребез кала, диләр. Аның гамәлләре безне милләт буларак берләштереп тора. Хәния апа һаман да безгә хезмәт итә. Изге җомга көнендә килгән кешеләргә рәхмәт», – диде филармония директоры Кадим Нуруллин.

Аның әйтүенчә, җырчының туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә» конкурсы оештырыла. «Аллаһ теләсә, августта аның 65 еллыгын истә тотып, зур чара үткәрербез. Әлеге конкурста җиңүчеләрне Татарстанда да күрсәтербез. Насыйп булса, Уфага да барып аны искә алып, хәтерне яңартырбыз», – диде филармония директоры.

«Бик әйбәт иде ул. Аның моңлы тавышын бөтен халык исе китеп тыңлый иде. Хәзер дә онытмыйлар, җырларын күз яшьләре белән тыңлыйбыз. Урыны җәннәттә булсын, бик иртә китте», – диде Хәния Фәрхинең күршесе.

Филармониянең музей мөдире Алсу Хәкимова җырчының рухына дога кылды.