ru24.pro
World News
Май
2025

Самара өлкәсе Гали авылында мәктәп сабан туе булды

0

Самара өлкәсе Гали авылында мәктәп сабан туе булды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә һәм уку елы тәмамлануга багышланган иде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Тантананы мәктәп директоры Ф.М.Маннанов ачты. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, укудагы, спорттагы зур казанышлары, Олимпиада һәм конкурсларда нәтиҗәле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде, уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Яхшы укучылар грамоталар һәм акчалата бүләкләр алды. Аннары укучылар көрәш, аркан тартышу, капчык киеп сикерү, гер күтәрү, капчык көрәше, чүлмәк вату, көянтә һәм сулы чиләкләр белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, кул көрәше, тартышу ярышларында катнаштылар. Һәркем барлык конкурсларда да актив катнашты.

Чаралар үзәгендә көрәш буенча иң мавыктыргыч спорт ярышлары булды. Төп бүләк - тәкәне, узган елдагы кебек үк, абсолют чемпион булган 11 сыйныф укучысы Айнур Елсуков алды.