ru24.pro
World News
Май
2025

Татарстан Хезмәт министрлыгы инвалид баласы булган гаиләләргә түләүләр турында искәртте

0

Хәзерге вакытта Татарстанда 18 мең инвалид бала яши. Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләр социаль ярдәмнең төрле чараларыннан файдалана. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн туры эфирында хәбәр итте.

«Татарстанда балалар инвалидлыгы күрсәткече тулаем Россиядәгегә караганда кимрәк. Әлбәттә, медицина үз ролен уйный, йөклелек этабында ук иртә скрининг ясау да яхшы», - диде ул.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә җитди социаль ярдәм күрсәтелә. Беренчедән, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аларның керемнәрен яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр «җиткерә». Икенчедән, гаиләләр айлык пособиеләр һәм акчалата түләүләр ала.

«Сирәк авыру — фенилкетонурия бар, аны дәвалау чыгымлы. Быелдан Татарстан Рәисе карары белән яшәү минимумының яртысы күләмендә түләү кертелгән, ә бу ай саен 7 мең сумнан артык», - дип хәбәр итте Зарипова.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә гаиләләргә ярдәм итүнең һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның өстенлекле булуын күрсәтте.

«Гаиләләргә ярдәм итү - безнең эштә өстенлекле юнәлеш. Гаилә - күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар алмашынуын саклый», - диде Миңнеханов.

Гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.