ru24.pro
World News
Май
2025

Күп балалы гаилә Путиннан Миңнехановка сәлам тапшыруын сораган

0

Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Россиянең төрле төбәкләреннән күп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрә. Алар - «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр, шулай ук «Герой ана» дигән мактаулы исемгә лаек булучылар.

Аралашу вакытында күп балалы Лукьяновлар гаиләсе Путинга гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сәлам тапшыруны сорый.

«Кичә генә аның белән генә агымдагы эшләр турында сөйләштем», - дип җавап бирә дәүләт башлыгы үтенечкә елмаеп.