Хезмәт министрлыгы аз керемле балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде
Татарстан аз керемле гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтә, шул ук вакытта игътибар үзәгендә - яшь гаиләләр. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн туры эфирында хәбәр итте.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа ярдәм чарасы барлыкка килде. Ел саен аз керемле гаиләләр 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен 10 мең сум күләмендә түләүләр ала», - диде Зарипова.
Ул билгеләп үткәнчә, бу суммалар яшь гаиләләрне бюджет акчалары хисабына кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук Татарстанның аз керемле гаиләләре балалар бакчасы өчен түләүнең 100 процентын компенсацияли һәм яңа туган сабыйлар өчен кирәк-яраклар комплектларын бүләккә ала.
«Әлеге комплектлар белән без ел саен якынча мең гаиләне тәэмин итәбез. Аларда иң кирәклесе - Татарстан җитештерүчеләренең гигиена чаралары, кием-салым, һб. Адреслы чаралар үз максатларына ирешә», - дип ассызыклады Зарипова.
Аз керемле гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
