ru24.pro
World News
Май
2025

Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш хәрбиенең әнисенә утын китерелгән

0

Актаныш районы Тыңламас авылында яшәүче Раил Фәйзрахманов хәрби бурычын лаеклы үтәп, махсус хәрби операциядә катнаша. Аның әнисе Сәлимә Фәйзрахманова, барлык хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре кебек үк, Актаныш районы җитәкчелегенең даими игътибарында. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Күптән түгел Сәлимә апа Актаныш районы башкарма комитеты администрациясенә мунча ягу өчен утын белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Район хакимияте бу мөрәҗәгатькә оператив җавап бирде. Кирәк кадәр күләмдәге утын адресатына илтеп бирелде, диелгән хәбәрдә.