ru24.pro
World News
Май
2025

Татарстанда «Шүрәле» фильмын төшерү тәмамланды

0

Татарстанда «Шүрәле» фильмын төшерү тәмамланды. Төшерү төркеме Зөя утрау-шәһәрлегендә һәм «Дикая ферма» эко-паркында эшләде. Бу хакта «Миллиард. Татар» хәбәр итә.

Исегезгә төшерик, фильм апрель азагында төшерелә башлады. Кинокартинада Татарстан белән бәйле проектларга ярдәм итүе белән танылган Рузил Минекаев төште.

Рэпер Хаскиның хатыны Алинә Насыйбуллина төп рольне уйнап кына калмаган, ул Игорь Поплаухин белән авторлыкта язган сценарий нигезендә режиссер буларак та эшләгән. Фильмда шулай ук Максим Матвеев, Геннадий Блинов, Сергей Гилев, Елена Руфанова, Роман Михайлов, Мария Мацель, Евгений Сангаджиев һәм рэпер Хаски төшкән.

«Шүрәле» кешегә ярдәмче дә, куркыныч та була алган урман рухы турындагы татар риваятьләренә нигезләнгән. Төп героиня Айша (Алинә Насыйбуллина) югалган абыйсы Тимурны эзләргә чыгып китә һәм туган авылына кайта, биредә аңа үткәннәр һәм урман эченә яшерелгән серләр белән очрашырга туры килә.

Фильм Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә төшерелгән. Премьера датасы әлегә игълан ителмәде.