ru24.pro
World News
Май
2025

Метшин БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе мактаулы рәисе итеп сайланды

0

Казан мэры Илсур Метшин БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең мактаулы рәисе итеп сайланды. Карар оешманың Марика шәһәрендә (Бразилия) узган Генераль ассамблеясендә кабул ителде. Бу хакта Казан мэриясе телеграм-каналында хәбәр итә.

Утырыш кысаларында шулай ук ассоциациянең уставы расланды, президиум һәм рәисе сайланды – ул Марика мэры Вашингтон Куакуа булды. Очрашуда катнашкан 24 ил вәкилләре июль аенда булачак БРИКС саммитына төп тезисларны формалаштырды. Алар арасында – шәһәрләрне икътисади үсеш ноктасы буларак тану, муниципалитетлар арасында турыдан-туры хезмәттәшлек итү һәм җирле дәрәҗәдә халыкара инвестиция челтәрләре булдыру.

«Бразилия коллегаларыбыз бу инициативаны актив хуплавына һәм ул Бразилия рәислегенең көн тәртибенә иң югары дәрәҗәдә – БРИКС илләре саммитында кертеләчәгенә шатмын. Миңа калса, БРИКС форматында беренче тапкыр муниципаль идарә мәсьәләләре безнең дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә каралачак», - дип билгеләде Илсур Метшин.