ru24.pro
World News
Май
2025

Шагыйрә Дания Нәгыйм: Марсель Галиев - татар сүзен зур дәрәҗәгә күтәргән кеше

0

«Азнакай халкы искиткеч, ул талантлы кешеләргә бай. Аның берсе – Марсель Галиев. Ике көн дәвамында без рәхәтләнеп кунак булдык, очрашуларда күңелебезгә илһам алып йөрибез. Оештыручыларга рәхмәт! Бүген Азнакай җиренә язучыларның «иң-иң»нәре килде.

Язучыны дөнья күләмендә танырга, ләкин туган ягында олыламаска мөмкиннәр. Сез Марсель Галиевны олылыйсыз – бу аның өчен иң зур бүләктер.

Марсель Галиев – ул барыбызга да Чатыр тауны таныткан кеше. Аның әсәрләрен укыган кеше буларак, минем дә, башка китап яратучыларның да Чатыр тауга менеп карыйсы килә.

Марсель абый сүзен аз-азлап кына әйтеп сөйләшә, ул исәнләшеп кенә узса да, башың күккә тия, аның дәшми торуында да олы мәгънә ята. Ул – татар сүзен зур дәрәҗәгә күтәргән кеше. Аның китаплары барыбызның да өстәлендә ятарга тиеш. Безгә аларны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Аның сүзләре белән татар телебезне саклап кала алачакбыз. Бүген ачылачак музейдан кеше өзелмәсен иде. Марсель абыебызны зурлап яшик!» – ди ул.

Азнакайда Марсель Галиевның музее-иҗат лабораториясе ачылу тантанасында катнашып, анда яңгыраган фикерләрне «Интертат» өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • Азнакайда Марсель Галиев музее ачылды: «Музей дигәч тә, борынгы экспонатлар түгел»