Иң яхшы эшмәкәрләр советы өчен халык тавыш бирүендә җиңүче билгеле булды
Бүген 18:00 сәгатьтә «Татар-информ» сайтында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый (координацион) советы» VI республика конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе тәмамланды.
Тавыш бирү 19 майдан бирле онлайн-форматта үтте. Анда барлыгы 50 меңгә якын кеше катнашты.
«Халык сайлавы» номинациясендә 19,5 меңгә якын тавыш (катнашучыларның гомуми санының 39 проценты) җыйган Яшел Үзән районы җиңүче булды.
Конкурсның максаты – эшмәкәрләр советларының активлыгын арттыру һәм халыкны урыннарда бизнес-мохитне үстерүгә җәлеп итү. Оештыручылар – ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе.
Бүләкләү тантанасы 23 майда Яшел Үзәндә уза. Ул Россия эшмәкәрлеге көненә багышланачак. «Халык сайлавы» өстәмә номинациясендә җиңүче махсус диплом һәм истәлекле бүләк алачак.
