ru24.pro
World News
Май
2025

Татарстан юлларында 377 мең кв. метр мәйданда чокырлар ремонтланган

0

Татарстанда төбәк автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау дәвам итә. Бүгенгә эшләр 377 мең кв. метрдан артык мәйданда башкарылган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә .

«Эшләр 9 мең кв. метрдан артык мәйданда салкын асфальт, 283 мең кв. метрдан артык мәйданда кайнар асфальт белән башкарылды», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Асфальт-бетон катнашмасы ярдәмендә 30 мең кв. метрдан артык мәйданда кимчелекләр бетерелгән. Агымлы-инъекцион ысул белән 23 мең кв.метрдан артык участок ремонтланган.