ru24.pro
World News
Май
2025

Казанда илкүләм проект буенча Әмирхан Еники урамындагы юлны ремонтлаячаклар

0

Казанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Әмирхан Ениики урамындагы 300 метр озынлыктагы автомобиль юлын ремонтлау башланды. Эшләр Вишневский урамыннан алып Товарищеская урамына кадәр алып барыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл хезмәткәрләре 8 мең кв. метрдан артык мәйданда нык вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәячәк, гомуми мәйданы 1,1 мең кв.метр булган тротуарларны ремонтлаячаклар. Моннан тыш, алар 980 метр озынлыктагы борт ташын һәм 470 метр озынлыктагы тротуар ташын алыштырырга җыена.

Эшчеләр 10 юл билгесе һәм җәяүлеләр өчен 200 метр озынлыктагы койма, шулай ук билгеләр куячак.

Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда аларның 12се гамәлгә ашырылачак - «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Яшәү өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы дәүләт трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Алар кысаларындагы чараларга 59 млрд сум юнәлдереләчәк.