ru24.pro
World News
Май
2025

Татарстан һәм Чунцин 2027 елга кадәр хезмәттәшлек турында «юл картасы» имзалады

0

Татарстан һәм Кытайның Чунцин шәһәре 2027 елга кадәр хезмәттәшлекне үстерү буенча «юл картасы» имзалады. Бу чара Казан Ратушасында «Идел – Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек буенча V Совет утырышында булды.

«Татарстан Республикасы һәм Чунцин шәһәре арасында 2025-2027 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планы имзалана», – дип игълан итте чараны алып баручы.

Татарстаннан имзаны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйды.

Кичә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, «Идел – Янцзы» берләшмәсенең алты провинциясе арасыннан Татарстанның имзаланган биш хөкүмәтара килешүе бар. Аларның кайберләре буенча чаралар планы имзаланган.

Быелның апрелендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайның Чунцин шәһәрендә булды. «Татарстан – Чунцин» эшлекле форумында чыгыш ясаганда, ул Россия һәм Кытай хезмәттәшлеген ныгытуда «Идел – Янцзы» форматы мөһим роль уйный, аның кысаларында Кытайдагы берничә провинция, шул исәптән Чунцин белән хезмәттәшлек алып барыла, диде.

Узган елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 9 процентка арткан һәм 3,3 млрд долларны тәшкил иткән, Кытай инвестицияләре күләме 38,7 млрд долларга җиткән.

Казанга Россиянең 14 һәм Кытайның 6 төбәгеннән делегацияләр килде. Программада – эшлекле очрашулар, мәдәни чаралар һәм «Идел – Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясе форумы ачылышы.