ru24.pro
World News
Май
2025

Азат Кәримов: Киләчәк буын милләтпәрвәрлекне саклап, дөрес тәрбиядә үссен иде

0

27 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур сәхнәсендә «Кайтаваз. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Без, иҗатчылар, бөек Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова язмышлары белән кызыксынып, аларның «фанатлары» булып үскәнбез, һәм күпмедер дәрәҗәдә аларның чагылышларын бүгенге көнгәчә яшәтергә телибез. Аларның дөнья кыйммәтләрен бүгенге дөнья кыйммәтләренә тиңдәш итеп, тирә-юньдә чүп үләне түгел, ә кирәкле орлыклар үссен иде. Киләчәк буын милләтпәрвәрлекне саклап, дөрес тәрбиядә үссен иде», – дип башлап җибәрде сүзен Татарстанның атказанган артисты Азат Кәримов.

Аннары ул 2008 елда Әлфия Авзалова белән бәйле якты хатирәсе белән бүлешеп китте.

«Актаныш районында Әлфия апаның конкурсында катнашабыз. Мин сәхнәгә чыктым, җырлый башладым, тик бер мәлне туктап калдым. Жюрида берничә кеше утыра иде, алар арасыннан миңа Әлфия Авзалова: «Улым туктама, сиңа туктарга ярамый», – диде. Минем өчен бу – иң кадерле, тәэсирле сүзләр булган иде», – диде ул.

Азат Кәримов Илһам Шакировның бөеклегенә дә игътибар итте. Җырчыны белмәгән кеше юк икәнен, аның җырларының кыйммәтен билгеләп үтте.

Шулай ук, ул «Калеб»нең максаты – халыкны, яшьләр тарафыннан иҗат ителгән үз җырлары белән, Илһам Шакировның бөеклегенә, халыкны татар теленең тирәнлегенә алып кайту булуын ассызыклады.