«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертының үзенчәлеге шигырьләр һәм ут куелышы булачак
27 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур сәхнәсендә Илһам Шакировның 90 еллык юбилеена багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак.
Әлеге чараның үзенчәлеге турында концертның режиссеры Лилия Әхмәтова сөйләде.
«Гүзәл Рәмзилевна Әлфия Авзаловага багышланып үткәрелгән концертта нидер җитеп бетмәвен әйткән иде. Шуннан, без шагыйрьләрне чакырып, Илһам Шакировка багышланган шигырьләрне яңгыратыйк мәллә, дип уйладык. Һәм чыннан да, Илһам абыйга багышланган бу концерттка аңа атап язылган шигырьләр яңгыраячак, бу – чараның үзенчәлеге. Шулай ук, концертта театраль ут куючы да булачак. Беренче «Кайтаваз»да ут куючы һәр сүзгә басым ясап, драматургия булдырган иде, монда да шулай ук эшләргә булдык, – диде ул.
Әлфия Авзаловага багышланган беренче «Кайтаваз»да да, Илһам Шакиров концертында да ут куелышы Илшат Сәяхов кулында булуы хәбәр ителде.
