Әлки районында күп балалы гаиләгә машинада йөртү өчен балалар утыргычы тапшырылды
Әлки районында ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллин «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина һәм муниципаль хезмәткәрләр белән «Бала – төп пассажир» дип исемләнгән акция үткәрде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Вәлиева яза.
Акция барышында йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә, машинада балаларны йөрткәндә, махсус тотып торучы җайланмалар кулланырга кирәклеген аңлатуга зур игътибар бирелде. «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр флэшмоб үткәрде. Айгөл Вафина әлеге җайланмаларны машинада куллану кагыйдәләре турында сөйләде.
Акциядә катнашучы зурларга «Балаларны тоту җайланмалары кагыйдәләре» буклетлары таратылды, балалар исә яктылык кайтаргыч элементлар белән бүләкләнде. Шулай ук Татар Борнаеннан күп балалы Кәримовлар гаиләсенә баланы машина йөртү өчен утыргыч тапшырылды.