ru24.pro
World News
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәҗбүри медицина иминияте полисларын кулланып алдау очраклары ешайды

0

Мошенниклар «Ак Барс-Мед» компаниясендә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча иминиятләштерелгән татарстанлыларны ешрак алдарга тырыша. Аферистлар үзләрен иминият компанияләре яки медицина учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштыра, полисның срогы чыккан дип ышандыралар һәм яңадан рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр.

«Татар-информ»га «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мошенниклар сылтамалар белән смс җибәрә һәм, имеш, полисны яңарту өчен, цифрлы кодлар таләп итә. Барыннан да куркынычрак, алар банк кушымталарына керү өчен, экран демонстрациясен активлаштыруны сорый.

Кайбер җинаятьчеләр схеманы медосмотрга язылу буларак «яшерә», полис номерын һәм смс белән җибәрелгән кодны сорый, бу аларга «Дәүләт хезмәтләре»ндә шәхси кабинетка керү мөмкинлеген ача.

Компаниянең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, мәҗбүри медицина иминияте полисының, формасына карамастан, гамәлдәге вакыты чикләнмәгән. Кодларны смстан хәбәр итмәгез, шикле сылтамалар буенча күчмәгез.

Дәүләт хезмәтләрен алу өчен, бары тик рәсми сайт һәм «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасыннан гына файдаланыгыз. Мошенниклар шалтырата дип, шикләнгән очракта шунда ук иминият компаниясенә яки полициягә хәбәр итегез.