ru24.pro
World News
Май
2025

Алабугада патриотик инсталляцияләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

0

Бүген Алабугада гомумшәһәр планеркасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган муниципаль конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Тыл — фронтка» инсталляцияләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә шәһәрнең өч мәгариф учреждениесе билгеләп үтелде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

1 урында — Алабуга политехника көллияте. Бүләкне директор Светлана Соколовага тапшырдылар. Учреждение I дәрәҗә диплом һәм 25 000 сумлык сертификат алды.

2 урында — Алабуга медицина көллияте. II дәрәҗә диплом һәм 15 000 сумны директор Надежда Ушакова кабул итте.

3 урында — Россия Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 урта мәктәп. Директор урынбасары Мария Балабанова III дәрәҗә диплом һәм 10 000 сумлык сертификат алды.

Катнашучыларның конкурс эшләре тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен чагылдырды, иҗади якын килүне һәм совет халкы батырлыгының тарихи әһәмиятен тирәнтен аңлауны күрсәтте, диелгән хәбәрдә.