«Татар-информ»да хәләл индустрия турында сөйләшәчәкләр
6 майда, 13:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «KazanForumда төп сессияләр: игътибар үзәгендә – хәләл индустрия» темасына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас Шляпошников, Халыкара стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру үзәге генераль директоры Айдар Газизов (онлайн), «ЦентрХаляльНадзор» сертификатлаштыру органы генераль директоры Рәмис Якупов (онлайн) катнашачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.
