ru24.pro
World News
Май
2025

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм кисәтүе вакытында нишләргә кирәклеген искәртте

0

Бүген Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм кисәтүе һәм кырау турында игълан итте. Якындагы тәүлектә республикада һавада һәм туфракта урыны белән 0..-3° градуска кадәр кырау көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтә:

• төзек булмаган электр приборларыннан файдаланырга ярамый;

• кулдан ясалган электр җылыту приборларын кулланырга ярамый;

• электр приборларын яна торган предметлар һәм материаллар янына урнаштыру тыела;

• токка тоташтырылган электр приборларын озак вакытка караусыз калдырырга ярамый;

• берничә приборны бер розеткага 3-4 тармаклы «вилка» ярдәмендә тоташтыру катгый тыела;

• электр «вилкасы»ның яисә электр приборының үзен бик нык җылытуы ачыкланса, аны кичекмәстән сүндерегез!