ru24.pro
World News
Апрель
2025

Рөстәм Миңнеханов уңышлар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда төзекләндерү программасының 10 еллыгы турында сөйләде. Бу еллар эчендә Татарстанда парклар, скверлар һәм яр буйлары сизелерлек үзгәрде, республика халкы һәм кунаклар өчен уңайлыклар артты.

«Шушы вакыт эчендә җирлекләребез бик нык үзгәрде дип саныйм!», - дип искәртте ул Телеграм-каналда.

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, хәзер һәркем киләсе елда нинди парклар һәм ишегаллары яңартылачагын сайлый ала. gorodsreda.tatar.ru платформасында тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә, ул «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.