ru24.pro
World News
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Теләче районында «Яшь журналист» бәйгесендә катнашырга чакыралар

0

Теләче районында туып-үскән ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган III «Яшь журналист» иҗат бәйгесе башланып китте. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында хәбәр ителә.

Конкурс талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, мәкалә яки видеоязмалар рәвешендә башкарыла ала (регламент – 5 минутка кадәр).

Тәкъдим ителгән темалар:

1. «Авыл» (авыл хуҗалыгы темасы)

2. «Репортаж» (мәктәп чараларыннан репортаж);

3. «Шәхес» (күренекле кешеләр турында);

5. «Хәтер кайтавазы» (2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, тынычлык һәм бердәмлек елы уңаеннан);

6. «Халык традицияләре» (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);

7. «Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).

Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2025 елның 1 маена кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда узар дип көтелә.