ru24.pro
World News
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Шигърият көне: «Печән базары»нда алма төшәр урын юк, Тукай һәйкәле янында шигырь укылды

0

Традициягә тугры калып: Миңнеханов һәм Шәймиев Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Казанда бөек татар шагыйре исемендәге скверда узды. Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланды.

Һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың иҗади интеллигенциясе вәкилләре, Габдулла Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар телен үстерүгә сизелерлек өлеш кертте, ә хакимияткә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килү белән республиканың тел сәясәтендә яңа этап башланды. Системалы чаралардан башка татарның уникаль мәдәни мирасы кире кайтарылмаслык рәвештә юкка чыгарга мөмкин икәнен аңлап, төбәк җитәкчесе телне үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен комплекслы программа булдырды. Татар телендә әдәбият нәшер итү, телепрограммалар һәм кинофильмнар төшерү өчен бюджет ассигнованиеләре шактый арттырылды. Яшьләрне кызыксындырырлык цифрлы контент булдыруга аерым игътибар бирелде.

Рөстәм Миңнеханов телне үстерү мәсьәләләренә шәхсән үзе зур игътибар бирә. Иҗади интеллигенция, укытучылар, студентлар белән очрашуларда ул һәрвакыт: «Татар теле – ул аралашу чарасы гына түгел, ул безнең милли үзенчәлегебезнең коды, халкыбызның күп гасырлык зирәклеген саклаучы чара», - дип ассызыклый.

Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында булмаса да, язучылар Тукай һәйкәленә барып шигырь укыды

Язучылар Опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Быел биредә Шигырь бәйрәме булмады. Шулай да, һәйкәл янына алтмышлап кеше жыелган иде.

Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

«Быел шигырь бәйрәме яңа урында булса да, без бу урынны ташламыйбыз», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Тукай шигырен укыды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров регионнарда да Тукай һәйкәле янында шигъри чалалар булуын әйтте.

Шагыйрьләр Мөхәммәт Мирза, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Наил Касыймов шигырьләрен укыды.

Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән фикер алышты: нәрсә турында сөйләшкәннәр?

Камал театрының яңа бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән традицион очрашуы үтте.

Быел очрашуга татар театрына бәйле иҗади интеллигенция җыелган иде. Шул исәптән, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Камал театры директоры һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Минзәлә театрының баш режиссеры Булат Бәдриев, MOÑ театр мәйданчыгы координаторы Нурбәк Батулла, Чаллы театрының баш режиссеры Олег Кинҗәгулов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин, Эмиль Талипов һәм башкалар бар.

Театр әһелләре Әлмәттә узган «Аркадаш» фестивале, «Апуш» балалар театры, «Һөнәр» яшь режиссура фестивале һәм Галиәсгар Камал һәм Аяз Гыйләҗев юбилейларын зурлап үткәрү турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясе лауреатларын бүләкләде

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе драматург Мансур Гыйләҗевка, шагыйрь Раниф Шәриповка, фотограф Рифкать Якуповка һәм «Иакинф» балет спектакленең иҗат төркеменә (Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гафуллинга) бирелде.

Премияне лауреатларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Мин гомерем буе шигърият белән яшәдем», – диде Раниф Шәрипов сәхнәдән Рәис кулыннан Тукай премиясе билгесен кабул итеп алганда. Ул республикага, җитәкчелеккә һәм халкына рәхмәт әйтте.

Шигырь бәйрәменең яңа урыны – Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчык

Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкта Шигырь бәйрәме булды. Биредә өлкән буыннан Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Наил Касыймов, Эльмира Шәрифуллина, Илфак Ибраимов шигырьләре яңгырады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел, Рифат Сәлах кызы Сөмбел, Булат Ибраһимов кызы Айбикә, Лилия Гыйбадуллина улы Закир белән чыгыш ясады.

Урта буыннан Шәмсия Җиһангирова, Рәмис Аймәт, Сания Əхмәтҗанова, Йолдыз Шәрапова һәм башкалар чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Финалда яшьрәкләр «безнең буын» буларак тәкъдим ителде. Луиза Янсуар, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова шигырь укыды.

Азактан яшьләрдән перфоманс вәгъдә ителде. Миләүшә Гафурова, Гүзәл Закирова, Алинә Хәбибуллина, Айрат Шамс катнашты.

Бәйрәмне шагыйрьләр Эльвира Һадиева һәм Булат Ибраһимов алып барды. Режиссёр – Булат Гатауллин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мин татарча сөйләшәм»: «Тяжело с татарским» антипремиясе Казан җәмәгать транспорт системасына бирелде

Һәр елны «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында бирелә торган «Тяжело с татарским» антипремиясе Казан шәһәренең җәмәгать транспорт системасына бирелде. Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Казан шәһәренең җәмәгать транспорты системында татар теленә җитәрлек икътибар бирелми дип тапкан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бер яктан, Казан транспортында тукталышлар өч телдә, шул исәптән татарча да яңгырый. Әмма тукталышларны игълан итү генә ике дәүләт теле кулланылышының тулы күренеше түгел. Казанда йөри торган җәмәгать транспорт сәхифәсе һәм мобиль кушымта татарча эшләми. Светофорларның аудио сигналлары да татарча яңгырамый. Кондукторсыз маршрутлардагы экраннарда, күрсәткечләрдә татар теле кулоанылмый», – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.

Аның сүзләренчә, премия аерым бер оешмага түгел, ә системга тулысынча бирелә.«Тел мәсьәләсе – ул бер идарәчәлекнең гына эше түгел. Ул — бергәләп чишелә торган уртак бурыч», – дип аңлатты ул.

Татар телен актив кулланган өчен премия «Т-Банк» һәм «Nordwind Airlines авиакомпаниясенә тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Т-банк» үз банкоматларында хезмәтне татар телендә күрсәтә, мобиль кушымтаның татарча версиясе дә эшли. Nordwind Airlines авиаширкәте үз очкычларында татар телендә игъланнар ясый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Язгы Печән базары» маркетында милли продукция тәкъдим ителде

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында Яңа Галиәсгар Камал театрында «Язгы Печән базары» оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Базар киштәләрендә китаплардан алып милли орнаментлы киемнәр, алкаларга кадәр товарлар күрергә булды. Сатып алучылар белән тулы базарда алма төшәрлек тә урын юк, киштәләрдә товарлар азайганнан-азайды.

Иң беренче театр бинасында «Печән базары» үткәрүгә төрле карашлар булды. Кайберәүләр, театр бинасыннан базар ясауны урынсыз дип әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов та моның хакта үз фикерен әйтте.

«Төп концепция – ул милли һәм заманча булырга тиеш. Милли, заманча төшенчәләр безнең яңа театрыбызга туры килә, шуңа күрә «Печән базары» маркетын театр бинасы эчендә узуын урынлы дип саныйм. Аны шундый чаралар уздыру өчен зур һәм матур итеп төзеделәр. Кешеләр анда килеп, безнең мәдәниятебезне төрле яктан күрә, соклана ала. Никтер безгә карата гына шундый шау-шу чыга башлады, безгә хәтле күпме чаралар уздырылган: маркетлар, мода күрсәтүләр, шуңа күрә монда безне тәнкыйтьләү урынсыз дип уйлыйм!» - диде ул.

Печән базары эшләвен 15:00 дән 20:00гә кадәр дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов