ru24.pro
World News
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Апрельдә кайбер россиялеләр берьюлы ике пенсия алачак

0

Апрельдә кайбер пенсионерлар берьюлы ике түләү алачак. Бу хакта Прайм агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бу һәр айның 1-4 көннәрендә пенсия алучы гражданнарга кагылачак. 1-4 май ял көннәренә туры килү сәбәпле, пенсия апрель азагында түләнәчәк.

«Әгәр түләү датасы эш көне булмаган көнгә туры килә икән, пенсионерлар түләүне алдан килгән эш көнендә ала. Бу очракта бу апрельнең соңгы көннәре, ягъни 29-30 апрель була», - дип аңлатты эксперт.

Шул рәвешле, апрельдә гражданнарның бу категориясенә берьюлы ике пенсия түләнәчәк — апрель башында апрель өчен һәм апрель азагында май өчен.

Майның беренче эш көннәрендә, ягъни 5-7нче майда, пенсияне гадәти график нигезендә шул вакытта алучы пенсионерлар алачак. Шулай ук түләү алу көннәре 9-11 майдагы бәйрәм көннәреннән күчерелгән гражданнарга да пенсия киләчәк, дип өстәде эксперт.

Түләүләрне алуның төгәл графигы Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәләре сайтларында урнаштырылырга тиеш.