ru24.pro
World News
Апрель
2025

Түбән Камада бүген «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велосипед узышы була

0

26 апрельдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велосипед узышы оештырыла. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала, алдан теркәлү таләп ителми. Бу хакта tat.e-nkama.ru сайтында хәбәр ителә.

Әлеге спорт акция генә түгел, ә Ватан өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә хөрмәт белдерү. Маршрут хәрби дан урыннары аша узачак, анда катнашучылар һәлак булучыларны һәм ветераннарның батырлыгын искә ала алачак.

Чара программасы:

⦁ 7:40 – Җиңү монументы янында җыелалар;

⦁ 8:00 – Узыш башлана;

⦁ 11:35 – Түгәрәк кырдагы мемориал янында тукталыш (моннан электричкада китәргә мөмкин);

⦁ 15:30 – Түбән Камада Җиңү монументы янында финиш ясалачак.

Хәрәкәт темпы уңайлы булачак һәм төрле дәрәҗәдәге физик әзерлекле катнашучылар өчен җайлаштырылачак.