Казанда приставлар 9 яшьлек маугли-кызны коткарган һәм опека органнарына тапшырган
Казанда суд приставлары 9 яшьлек маугли-кызны опека органнарына тапшырган. Алар баланың әнисе яшәгән йорт адресы буенча суд карарын үтәү өчен килгән, ләкин хатын ишекне ачмаган. Ишекне ватып керәбез дип кисәткәч кенә, приставлар өй эченә үткән.
Социаль хезмәтләр бала өчен алдан ук кием-салым, ризык һәм су әзерләгән. Гәрчә кыз мәктәпкә йөрмәсә дә, ул бик акыллы һәм аралашучан булып чыккан.
Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызның әнисе беркайда да эшләмәгән һәм пособиеләргә яшәгән, баланы урамга кичләрен генә чыгарган. Приставлар эшенә комачаулык тудырган өчен хатын-кызга карата беркетмә төзелгән.
Хәзер кызны алга таба кая урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә — табиблар тикшергәннән соң аны әбисенә тапшырырга мөмкиннәр.
