ru24.pro
World News
Апрель
2025

Актанышның яшь футболчылары IV Бөтенроссия балалар футбол турнирында призлы урын алды

0

Актанышның яшь футболчылары мактаулы даннарын төшерми алга бара. Татарстан Рәисе ярдәме белән сафка баскан «Батыр» футбол мәйданчыгында системалы алып барылган күнекмәләрнең бик яхшы нәтиҗәсе бу. Тренер Рамил Гыйльфанов җитәкчелегендә «Иман» командасы Эдуард Стрельцов Кубогына IV Бөтенроссия балалар футбол турнирында II урынга лаек булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Башкортстан Республикасының Сауз авылында 18-20 апрель көннәрендә Эдуард Стрельцов Кубогына IV Бөтенроссия балалар футбол турниры узды. Ярышлар 2017 елгы футболчылар арасында барды, анда «Иман» футбол командасы да катнашып көчләрен сынады.

Өч көнлек ярышларда Актаныш егетләре сынатмады, мактаулы II урынга лаек булды.

«Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары Рамил Гыйльфановны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә спортта зур казанышларга ирешүләрен телибез», – диелгән хәбәрдә.